Татарстанда 2012 елда операторлар 1,5 мең км җир өсте элемтә линияләрен җир астына күчерәчәк
2011 елның 30 декабре, җомга
Татарстан Республикасында ярты елда 171,2 км озынлыктагы җир өсте элемтә линияләре җир астына төшерелгән.Җир астына төшерелгән элемтә линияләренең 64 км ы -Казанга, 21 км ы- Чаллыга туры килә. Казанда закон бозу очракларында 302 карар кабул ителгән, юридик затларга 32,2 млн сумга административ штраф салынган. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.
Киңәшмә бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Барлыгы 2 мең 824 км озынлыктагы элемтә линияләрен җир асты коммуникацияләренә күчерергә кирәк. Бу эш ТР Министрлар Кабинетының 1159-р күрсәтмәсе буенча алып барыла.
Министрлык, муниципалитет һәм оператор арасында рәсми рәвештә имзаланган килешү гамәлдә. Мондый килешү “Эр-Телеком” компаниясе белән дә имзаланган, иң күп җир өсте линияләре бу компаниядә. 1240 км дан бары 12 км гына җир астына күчерелгән. Килешү буенча “Эр-Телеком” 2012 елда конкрет даталарга 114 км линиянең җир асты коммуникацияләренә күчерергә тиеш. “ТВТ” компаниясе белән 563 км элемтә линиясен җир астына күчерү турында сөйләшү бар, диде Николай Никифоров. Бүгенгә 39 килешү имзалауга әзер, 24 килешү имзаланган.