ИТ-паркта информатика буенча мәктәп олимпиадасы булды

2012 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген, 21 гыйнварда, ИТ-паркта информатика буенча 2011-2012 уку елының Бөтенроссия укучылар олимпиадасы булды.
Олимпиада оештыручыларның берсе – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Олимпиадада республиканың барлык районнарыннан җыелган 74 укучы катнашты. Алар барысы да информатика буенча район һәм муниципаль олимпиадалар җиңүчеләре һәм призерлары.
Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы 2 турда узачак – 21 һәм 23 гыйнварда. Нәтиҗәләргә карап, катнашучыларның якынча 25 % олимпиаданың финалына үтәчәк, ул 7-9 апрельдә ИТ-паркта була.
Биремнәр үтәү өчен олимпиадачыларга 5 сәгать вакыт бирелде, эшләрне тикшерү он-лайн режимда барды, шулай итеп олимпиада нәтиҗәләре бүген үк билгеле булды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International