Сайлау кампаниясе барышы белән online режимда интернет аша күзәтеп булачак

2011 елның 20 декабре, сишәмбе
Татарстан Республикасында 3 меңгә якын сайлау участогында интернетка турыдан-туры трансляция алып барырга мөмкинлеге булган видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. Россия Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин кушкан бу эшнең ни рәвештә тормышка ашырылачагы хакында Россиянең барлык регионнары катнашында узган селектор киңәшмәсендә тикшерелде. Киңәшмәне РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Наум Мардер алып барды.
Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры беренче урынбасары Юрий Багров катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 15 декабрьда Владимир Путин “туры элемтә” вакытында бөтен Россия күләмендә сайлау участокларында видеокамералар урнаштырырга тәкъдим иткән иде. Бу очракта сайлау кампаниясе барышында – тавыш бирү барганда да, тавышлар саналган вакытта да реаль күзәтү мөмкинлеге булачак. 16 декабрьда РФ Хөкүмәте башлыгы тиешле министрлыкларга һәм комитетларга видеокамералар куюны арзангарак төшерү мөмкинлекләрен табарга кушты.
Россиядә барлыгы 94 мең сайлау участогы бар, шуларның 2855-е Татарстанда. Һәр участокка интернетка чыгарлык 1-3 камера кирәк. Бездә сайлау участокларында элемтәне “Таттелеком”, “Ростелеком”, “Телесет”, “ТРК “ТВТ” һәм башка операторлар оештыра.
РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы кушуы буенча, һәр участокта интернет булырга тиеш. Атна ахырына региональ операторлар үзләренә беркетелгән участокларда аудит үткәреп, күпме эш барын һәм аның күпме финанс таләп итүен билгеләргә тиеш. 2012 елның 15 февраленә җиһазларны урнаштырып бетерергә , ә 1 мартка система тулысынча эшләргә тиеш.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International