9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2011 елның 9 декабре, җомга
Бүген Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде. Бу көнне 2003 елда Мексиканың Мерида шәһәрендә узган конференциядә коррупциягә каршы юнәлдерелгән  БМО Конвенциясенә кул кую булды. Россия беренчеләрдән булып аңа кул куйды һәм ратификацияләде.
Бу документ буенча, аңа кул куйган дәүләтләр ришвәтчелек, бюджет акчаларын әрәм-шәрәм итүне һәм коррупциядән кергән табышларны җинаять җаваплылыгы каралган гамәл дип таба.
Халыкара көнне шулай билгеләү, Генераль Ассамблея резолюциясе буенча, коррупциягә каршы тору проблемасын күтәрү һәм коррупциягә каршы көрәштә Конвенциянең ролен билгеләү булды. 
Татарстан Республикасында коррупциягә каршы эшчәнлек приоритетлы максат булып тора. 2011 елда бу өлкәдә хокук саклаучы органнар эшендә һәм профилактика алып бару буенча уңай тәҗрибә тупланды.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан булачак эшләр бюллетене бар.
Аерым алганда, бүген министрлыкның коррупциягә каршы политиканы тормышка ашыру комиссиясе утырышы булды, анда министрлыкта эшләүчеләр һәм   җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Утырышта министрлыкта коррупциягә каршы тору буенча җаваплы зат, министрның беренче урынбасары Юрий Багров эш барышы белән таныштырды.
Утырыш ахырында антикоррупцион тематикага анкеталаштыру үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International