Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү,
мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлыгы
Җитәкче
Гомуми белешмәләр
Телефон номерлары белешмәсе
Министрлык структурасы
Органнар һәм оешмалар
Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Контакт мәгълүмат
Проектлар
Файдалы мәгълүмат
Коррупциягә каршы тору
Кадр сәясәте
Планнар һәм программалар
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Халыкара хокукый актлар
Отчет формалары
Почта элемтәсе
Телерадиотапшыру
Мәгълүмати иминлек
Элемтә һәм телекоммуникацияләр
Мәгълүмати технологияләр (мәгълүматлаштыру)
Дәүләт биремнәре
Электрон документларга кул куючы вәкилләрне билгеләүче республикакүләм реестр
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Коллегияләр
Элемтә
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү бүлмәсе
Бушлай юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
ИТ-парк Бизнес-инкубаторы 100% тулы
2011 елның 4 декабре, якшәмбе
Технопаркның Бизнес-инкубаторы резиденты статусы алу өчен булган бу елның соңгы бишенче конкурсы 3 декабрьдә булды. Рекордлы сан - конкурста 50 компания катнашты һәм аларның 23-е экспертлар тарафыннан финал презентациягә кертелде.
Экспертлар группасында «СКБ Контур» компаниясе директоры Петр Диденко, дөньяга данлыклы «Ecwid” интернет-коммерция сервисы проектына нигез салучы Руслан Фазлыев, iTechCapital шәхси инвестицияләр фонды финанс директоры Демид Кузнецов, Softline Venture Partners венчур фонды эксперты Антон Белоусов, Startobaza компаниясе идарәче партнеры Светлана Никифорова эшләде.
Бу юлы сайлап алуда Татарстаннан гына түгел, Россия һәм Украина компанияләре дә катнашты. Омск, Әстерхан,Яр Чаллы, Симферополь шәһәрләреннән килгән стартаплар үзләренең проектларын скайп ярдәмендә күрсәттеләр.
Экспертлар группасы 5 компаниягә Бизнес-инкубаторда урнашырга резидент статусы, 6 компаниягә - читтән торып эшләүче резидент статусы бирде.
ИТ-парк Бизнес-инкубаторында урнашып эшләүче резидентлар статусы түбәндәге проектларга бирелде:
1.RealSpeaker – сөйләм аныклау системасын булдыру;
2.Magazinga – нульдән башлап, техник белемсез, домен исемен регистрацияләмичә һәм сайт ясамыйча гына, гаять интернет-магазин виджетлары белән тулы тәңгәлләштерү хисабына гына көйләнгән болытлы платформа (Мәскәү шәһәре);
3.123 apps – берничә кушымтаны берләштерү өчен система булдыру;
4.Лояльлек өчен ачык платформа - бизнеска лоял
ь
лек программалары булдырырлык универсаль платформа;
5.StepMark – кибеткә барган өчен бүләкләүче мобиль телефоннар кушымтасы.
ИТ-парк Бизнес-инкубаторында читтән торып эшләүче резидентлар проектлары:
1.adCaptcha – маркетинг сервисы булдыру;
2.Go-System – төзелеш һәм ремонт эшләрен контрольдә тоту һәм алар белән идарә итү өчен программа эшләнмәсе;
3.DisplAir - Multitouch функцияле экрансыз һава дисплейлары булдыру;
4.Вконтакте системасында донорлар эзләү – Вконтакте социаль челтәр эчендә төп эзләү фразалары аша барлык файдаланучыларны табу шаблоны булдыру;
5.3Did страховка базарын модернизацияләү – RFID системасын тулы кулланып, страховка түләү очракларында алдауны киметүче система булдыру (Яр Чаллы шәһәре);
6. ГНС ГЛОНАСС/GPS ның җирдәге югары дәрәҗәдәге төгәл инфраструктурасы (Омск шәһәре).
Республикадан читтә теркәлгән резидент-компанияләр Татарстанда яңадан теркәләчәк. Сүз уңаеннан әйткәндә, инкубаторның яңа резидентларыннан берсе - Әстерханнан DspAir компаниясе экспертлар алдында финалда чыгыш ясау алдыннан гына “Сколково” Инновацион үзәге катнашучысы сертификаты алды һәм “Иң яхшы инновацион продукт” номинациясендә Зворыкин премиясе лауреаты булды.
Шул рәвешле, бүген Бизнес-инкубатор 100% тулы: 31 резиденты, шул исәптән 11 читтән торып эшләүче резиденты бар.
2012 ел башында проектларын тәмамлаган резидентларның кайберләре инкубатордан китәчәк, шулай итеп бу урыннар яңа амбицияле яшьләр өчен бушап калачак.
Әлегә Бизнес-инкубатор резидентлары өчен интенсив уку программасы старт ала, ИТ-паркта 9 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр уннарча тренинг һәм мастер-класслар булачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Дан аллеясында элемтәчеләргә Ватан геройлары истәлегенә яңа алмагачлар утырттылар
Лаешта элемтәчеләргә Дан аллеясында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә 50 алмагач утырттылар.
ТР цифрлы үсеш министры Илья Начвинның Радио һәм элемтә көне белән котлавы
7 майда Радио һәм элемтә көне билгеләп үтелә.
5
май, 2026 ел
Илья Начвин Яр Чаллыдагы ИТ-паркта булды һәм резидентлар белән очрашты
Татарстан цифрлы үсеш министры республиканың төп технологик мәйданчыкларының берсендә булды.
Татарстан ИТ-стартаплары «Безнекеләрне бел» конкурсында катнаша ала
Россиядә «Безнекеләрне бел» бөтенроссия конкурсының дүртенче сезоны башланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз