Татарстан Республикасының һәрбер районында үрнәк IT-мәктәп булачак

2011 елның 16 декабре, җомга
 Киләсе елдан башлап, Татарстандагы 54 мәктәп укытучысы, кәгазь журналлардан баш тартып, уку өлгерешен электрон төрдә генә исәпкә алып барачак.Казандагы һәм республиканың һәр муниципаль районындагы   мәктәп-компетенция үзәкләре педагогларының шундый мөмкинлеге булачак. “Мәктәп- электрон мәгариф компетенция үзәге” проекты буенча мондый мәктәп һәр районда булырга тиеш. Алар яңа компьютер җиһазлары, Интернетка керү мөмкинлеге белән тәэмин ителгән, ә укытучылар заманча цифрлы ресурслардан файдалана. Бу мәктәпләрдә мастер-класслар һәм тренинглар уздырылачак, шулай ук башка мәгариф учреждениеләре педагогларын тьюторлар ярдәмендә укыту оештыралачак.
Бу атнада   мондый мәктәп җитәкчеләре өчен ТР Информацион технологияләр үзәге махсус семинарлар үткәрде инде.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International