Татарстан Республикасында Иннополис төзелеше 2012 елның язында башланачак

2011 елның 9 декабре, җомга
Якын арада Татарстан Республикасында инновацион шәһәр-иярчене төзелеше башланачак. Иннополис территориясендә беренче казу эшләре 2012 елның язына ук билгеләнгән. Бу зур масштаблы проектны тормышка ашыру планы турында бүген Лиу Тай Кер - RSP Architect planners&engineers ltd компаниясе башлыгы, Сингапурның элеккеге баш архитекторы сөйләде. 
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Лиу Тай Кер Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров һәм ИТ-парк Технопаркы директоры Динар Насыйров катнашты.
RSP Architect башлыгы Казан янында, Татарстанның Югары Ослан районында төзеләчәк “Иннополис” инновацион шәһәр-иярчененең мастер-планын эшләүнең барышы хакында хисап тәкъдим итте.
RSP Architect башлыгы сүзләренә караганда, төзелешнең беренче этабы һава шартлары яхшыруга башаланачак. Мастер-план буенча, территориянең гомуми мәйданы 44 кв.км булачак, шуларның яртысын урман, кырлар, ерганаклар һәм башка төрле ландшафт элементлары алып тора, шуңа күрә аларны саклап калу гомуми проектның бер өлеше булачак.
Беренче этап проект төзү белән параллель барачак, бу проектны RSP Architect  компаниясе киләсе елның августына төгәлләргә тиеш. Проект буенча, 1200 гектар мәйданда 50 меңгә якын яшәячәк - 20 меңгә якын белгеч һәм аларга хезмәт күрсәтүче персонал.
Иннополиска белгечләр Россиянең барлык шәһәрләреннән җәлеп ителәчәк. “Безнең максат Татарстанның үз кадрлары хисабына гына үсүендә түгел, ә Россиянең барлык шәһәрләреннән шундый ресурсларны җәлеп итү ноктасы булуында да. Бүгенге көндә республика территориясендә тормыш сыйфатының елдан-ел артуы, Универсиада һәм тотрыклы икътисади үсеш аркасында безнең моны эшләргә мөмкинлек бар”, - дип белдерде ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.
Билгеле булганча, Лиу Тай Кер Казанга 6 декабрьдә килде.Визит кысаларында ул Казанның истәлекле урыннарын карады, Универсиада объектлары, ИТ-парк белән танышты, шулай ук Югары Ослан районында – Иннополис төзеләчәк урында булды. Бүген ул Казан дәүләт архитектура академиясе студентлары алдында лекция укыячак. Искәртеп узабыз, 2010 елның сентябрендә бишенче Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында Татарстан һәм “RSP Architects” арасында “Иннополис” мастер-планын (ул вакытта ул “ИТ-авыл” дигән шартлы исемне йөртә иде) эшләү турындагы килешүгә кул куелды. Агымдагы елның сентябрендә, Россия-Сингапур бизнес-форумы кысаларында, аның мастер-планын эшләүнең барышы хакында тәүге хисап тәкъдим ителде.

 

Р.Кадыров фотографиясе

 

Р.Кадыров фотографиясе

 Р.Кадыров фотографиясе

 Р.Кадыров фотографиясе

RSP проекты

 RSP проекты

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International