Татарстан Республикасы Унынчы Халыкара "Сочи-2011" инвестицион форумында инновацион проектлар тәкъдим итәчәк

2011 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстан X Халыкара «Сочи-2011» инвестицион форумында катнаша. Форум бүген башлана һәм 18 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Ел саен уза торган бу форум Россия Хөкүмәте булышлыгында үткәрелә. Быел Форумда РФнең 60 ка якын төбәге һәм 35тән артык чит ил дәүләте, барлыгы 6,5 мең кеше катнашуы көтелә. 1700 дән артык проект тәкъдим ителәчәк.
Татарстан үзенең күргәзмә экспозиясендә электрон сәламәтлек саклау, мәгариф, дәүләт идарәсе, электрон дәүләт хезмәтләре, шулай ук инновацион сәнәгать һәм ИТ-проектлар тәкъдим итәчәк.  Форум кысаларында Яшел Үзән судно заводында төзелгән яңа тизйөрешле "А145" пассажир теплоходы тәкъдим ителәчәк.
Форумда шулай ук “Универсаль электрон карта” проектын тормышка ашыру буенча регионара оешма булдыруга юнәлдерелгән Килешүгә кул кую каралган.
15-18 сентябрьдә узачак “Сочи-2011” форумының пленар утырышында Россия Премьер-министры Владимир Путин катнашачак.
Татарстаннан Сочига унынчы юбилей форумына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә делегация китте. Шулай ук республика делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Республика башлыгының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, “Казан шәһәренең 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы” Башкарма дирекциясе” Коммерцияле булмаган автономияле оешмасы генераль директоры Владимир Леонов һ.б. рәсми затлар бар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International