Кесә телефоны аша алкогольле эчемлекнең легальлеген тикшерергә

2011 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе
Алкогольнең легальлеген хәзер интернет аша тикшереп була –Татарстан Республикасы Дәүләтһәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша яңа төр хезмәт күрсәтү барлыкка килде. Бу хезмәтне мобиль версияле телефон ярдәмендә m.tatar.ru/alcohol адресында алып була.
Информация алу өчен шешә бөкесендә язылган (әгәр алкоголь Татарстанда эшләнгән булса) яки наклейкадагы штрих-код өстендә язылган (республикадан читтә чыгарылган алкоголь булса) партия номерын кертергә генә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International