14 апрельдә Казан ИТ-паркында унынчы тапкыр узган стартаплар сайлау тәмамланды.
“Android платформасы өчен “ТР Хезмәтләре” («Услуги РТ» для платформы Android) кушымтасының яңартылган версиясенә такси хезмәтләрен тикшерү өстәлде.
iOS өчен “ТР Хезмәтләре” («Услуги РТ») кушымтасының яңартылган версиясенә такси хезмәтләрен тикшерү һәм РФ Пенсия фонды хезмәте өстәлде.
“ICL КПО ВС” компаниясе сәнәгать электроникасы чыгару буенча яңа завод бүген Татарстан Лаеш районы Усады авылында үз эшен башлады. Җитештерүне кузгатып җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, шулай ук ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Юрий Багров катнашты.
Амстердамда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында Россия Федерациясе һәм Нидерланд көннәре рәсми рәвештә ачылды. Бу чара кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә документка кул куйды.
Казан ИТ-паркында 16 апрельдә Java Day эшләнмәләре ясаучылар конференциясе булачак. Программада Oracle, JetBrains инженерларының кызыклы докладлары каралган, шулай ук башка компанияләр вәкилләре чыгыш ясаячак.
2012 елның 13-14 апрелендә Казан Ит-паркына унынчы тапкыр резидентлар сайлап алу булачак. Бизнес-инкубатор чагыштырмача күптән түгел генә ачылган булса да, аның шактый зур стартаплар тарихы бар. Ике ел эчендә тугыз тапкыр резидентлар сайлау бәйгесе булды, анда Россиядән һәм якын чит илләрдән 400 заявка кабул ителде. Шуларның иллесе резидент статусы алды.
Бүген түләүсез цифрлы телевидение тапшырулары 200 меңнән артык кеше өчен тагын 9 муниципаль районда – Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнарында эшли башлады.
Бүген “Мәскәү-Татарстан: электрон документ әйләнеше һәм электрон демократия” видео-күперендә катнашучылар Россиядә электрон хөкүмәт проекты үсеше перспективалары хакында сүз алып барды. Видеоконференцияне “Парламентская газета” басмасы оештырды. Дискуссиядә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина, РФ Федерация Советының Мәгълүмати җәмгыять үстерү комиссиясе рәисе Руслан Гаттаров, Госдуманың Мәгълүмати технологияләр комиссиясе рәисе урынбасары Вадим Деньгин, Электрон дәүләт институты директоры Сергей Юркевич катнашты.
Өченче ел рәттән Татарстан технопарклары – Казан ИТ-паркы, “Химград” – РФ Элемтә министрлыгы тарафыннан Россиядә югары технологияләр өлкәсендә эшләүче иң яхшы технопарклар дип табылды.