Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторына сайлау нәтиҗәләре билгеле булды

2013 елның 15 апреле, дүшәмбе

14 апрельдә Казан ИТ-паркында унынчы тапкыр узган стартаплар сайлау тәмамланды.

Сайлап алу процедурасы берничә өлешкә бүленгән иде. Беренче көнне экспертлар претендентларның  60 заявкасы арасыннан сайлап алынган  34 презентация карады. Казаннан тыш, сайлауда Мәскәү,Уфа, Түбән Новгород, Бирск һәм Яр Чаллы ИТ-эшмәкәрләре катнашты.

Икенче көнне, проектларын яклау алдыннан, командалар экспертлардан менторлык консультацияләре алды. Проект җитәкчеләре “юл карталарына” һәм финанслау проектларына үзгәрешләр кертә алды, бизнес-модельләрен төзәтте, ә кайберәүләр үз товарларын нинди базар көткәнен ачыклады.

Икенче көнне бары 15 проект кына экспертларга тапшырылды.Оештыручылар әйтүенчә, узмаган командалар да үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, бәлки, проектларының стратегияләрен үзгәрткән очракта, алар да  алдагы сайлауларда Бизнес-инкубаторга узар.

Кичә, 15 апрельдә экспертлар 11 финалист сайлап алды:

  • SweetCoders –  ИТ өлкәдә югары квалификацияле белгечләр эзләү сервисы;
  •  RoadAR –машина йөртүчеләр өчен аll-in-one мобиль кушымтасы (геолокация, видеотеркәү, карталарны автомат рәвештә генерацияләү, юл йөрү билгеләрен танып белү);
  • Columbis – туристик агентлыклар эшен автоматлаштыру өчен SaaS сервисы;
  • DeliverySoft – ашау-эчү ташу белән идарә итүне автоматлаштыру өчен комплекслы хезмәт;
  • Виртуальләштерү өчен серверларны сыеклык белән суыту  - технологик чишелеш, ИТ мәсьәләләрне эре ИТ-ресруслар өчен энергия һәм башка хезмәтләрне 50 % ка кадәр экономияли;
  • Super.travel –-туристлар һәм профессиональ турагентлар өчен пакетлы турлар сатып алу мөмкинлеге бирүче интерактив он-лайн мәйданчык;
  • Җирдән файдалануны геолокацияләү мәгълүмати порталы – җир участоклары, коммуналь, коммуникацион һәм башка мәгълүмат туплаучы бердәм мәгълүмати ресурс булдыру проекты;
  • EduMarket – теләсә кайсы элемтә каналында шәхси контакт булдырып, укыту процессын контрольдә тотучы SaaS платформа;
  • IdeaFX – кулланучыларның күмәк акыл ярдәмендә бизнес өчен иң яхшы идеяләр эзләү мәйданчыгы;
  • Solid Modeling Studio – өчүлчәмле җисемнәрне сканлау җайланмасы һәм цифрлы хезмәттәшлек итү дисплее;
  • OOHMap –тышкы реклама базарында эшләүчеләр өчен эзләү, санау, сатып алу һәм сатуны җиңеләйтә торган он-лайн сервис.

Һәр резидент Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторында эш урыны алачак, анда аларга бухгалтерлык һәм юридик консультацияләр биреләчәк. Иң мөһиме, алар экспертлар челтәре менторлары белән таныша, проект менеджменты буенча ярдәм ала. Бизнес-инкубаторда коллегалар, менторлар, эшмәкәрләр белән аралашу системасына керә.

Бизнес-инкубаторда стартаплар командаларының компетенциясен арттыру өчен һәрвакыт төрле укыту чаралары оештырыла.

Бизне-инкубаторга эләккән моменттан ук “акыллы акча” бирүче грант программалары, инвесторлар эзләү башлана. Проектларның көчле якларын күрсәтер өчен, инвестиция сессиясе алдыннан аларны Бизнес-инкубатор, экспертлар һәм стартаплар белән берлектә, матур итеп “төреп бирә”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International