Татарстан технопарклары иң яхшылардан санала

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе

Өченче ел рәттән Татарстан технопарклары – Казан ИТ-паркы, “Химград” – РФ Элемтә министрлыгы тарафыннан Россиядә югары технологияләр өлкәсендә эшләүче иң яхшы технопарклар дип табылды.

Әлеге нәтиҗәләрне бүген РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров уздырган Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче технопарклар төзү һәм үстерүне координацияләүче ведомствоара комиссия утырышында хәбәр иттеләр.

Татарстан технопарклары әлеге министрлык тарафыннан “югары эффектлы” дип бәяләнде. Шулай ук Новосибирск, Самара һәм Мордовия Республикасы технопаркларына  югары бәя куелды.

2012 елда Казан ИТ-паркы эффектлылык күрсәткечләрен шактый арттырды, диде ИТ-парк директоры Антон Грачев. ИТ-паркның 58 резиденты 4,6 млрд сум акча эшләде. Чагыштыру өчен,  2011 елда 50 резидент 2,6 млрд сум керем алган иде. Салым керемнәре узган елгы 430 млн сумнан быел 580 млн сумга җитте.

Казан ИТ-паркы икенче елда ук 100% ка тулды. Шуңа күрә Яр Чаллыда тагын бер мәйданчык ачу хакында карар кабул ителде. 2012 елның 25 августында аны ачу тантанасында РФ министры Николай Никифоров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бүген Чаллы мәйданчыгында 72 резидент эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International