iOS өчен “ТР Хезмәтләре” («Услуги РТ») кушымтасының яңартылган версиясенә такси хезмәтләрен тикшерү һәм РФ Пенсия фонды хезмәте өстәлде.
Хәзер эвакуацияләнгән транспортның махсус стоянкада булу-булмавын мобиль җиһаздан белеп була. Моның өчен “Услуги РТ” кушымтасын файдаланырга кирәк. Әгәр автомобиль эвакуацияләнгән булса, кушымтадан файдаланучы спецстоянканың адресын, аның
РФ Пенсия фондының бу хезмәтен куллану өчен пенсияне дәүләт катнашында финанслау программасына кушылырга гариза язарга кирәк, шуннан соң бу фондка махсус өстәмә страховой взнослар кертеп була.
Шулай итеп, Android җиһазы аша “Услуги РТ” кушымтасын кулланучыларга түбәндәге хезмәтләр бирелә:
- балалар бакчасына чират тикшерү;
- салым тикшерү һәм түләү;
- ЮХИДИ штрафларын тикшерү һәм түләү;
- ТКХ өчен түләү;
- суд карарлары буенча түләү бурычларын тикшерү һәм түләү;
- такси рөхсәт документларын тикшерү;
- автомобильнең эвакуацияләнгән транспорт стоянкасында булу-булмавын тикшерү.
Моннан тыш, “Народный контроль” - “Халык контроле” системасы кушымтасы аша заявка калдырырга була.
Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте