Татарстанда ай саен 2 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелә

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе

Бүген “Мәскәү-Татарстан: электрон документ әйләнеше һәм электрон демократия” видео-күперендә катнашучылар Россиядә  электрон хөкүмәт проекты үсеше перспективалары  хакында  сүз алып барды. Видеоконференцияне “Парламентская газета” басмасы оештырды. Дискуссиядә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина, РФ Федерация Советының Мәгълүмати җәмгыять үстерү комиссиясе рәисе Руслан Гаттаров, Госдуманың Мәгълүмати технологияләр комиссиясе рәисе урынбасары Вадим Деньгин, Электрон дәүләт институты директоры Сергей Юркевич катнашты.

Сөйләшүне ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина башлап җибәрде,  чөнки, модератор фикеренчә, Татарстан Россия Федерациясендә Электрон хөкүмәт проекты эшләтеп җибәрелгән беренче мәйданчык булып тора.

 “Татарстанда Электрон хөкүмәт проекты җәелдерү 2005 елда ук башланды. Беренче этапта без дәүләт идарәсе эффектлылыгын үстерүдән башладык – электрон документ әйләнешен керттек. Соңрак  гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрердәй электрон хезмәтләр керттек, нәтиҗәдә, хәзер дәүләт һәм җәмгыять хезмәттәшлеге интерфейсын булдыру юнәлешендә эшлибез”, - дип сөйләде Әнисә Гайнуллина.

2005 елда кертелгән документ әйләнеше системасына барлык дәүләт һәм муниципалитет органнарын тоташтырдык, бүген анда эре предприятиеләр дә эшли – барлыгы 30 мең кулланучы бар. Мисал өчен, авыл җирлеге җитәкчеләреннән алып республика Президентына кадәр бу системада эшли, диде министр урынбасары.

2009 елда, ФЗ-210 гамәлгә кергәнче үк, Татарстанда дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә бирү системасын булдыруга керештек. Бу uslugi.tatarstan.ru порталы, терминаллар системасы - инфоматлар урнаштыру (бүген аларның саны 370), Android и iOS мобиль  кушымталары. Бүген Татарстанда  ай саен 2 миллионнан артык хезмәт электрон рәвештә кулланыла. Дәүләт хезмәтләре порталында 402 мең шәхси кабинет теркәлгән.

 “Татарстанда 3,9 миллион кеше яши, димәк, һәр җиденче кеше дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә башкара. Порталдагы шәхси кабинет гаиләгә теркәлә. Мәсәлән, мин шәхси кабинетта үз машинамны,  ирем машинасын терки алам, балаларның мәктәптә алган билгеләрен тикшерәм һәм шулай ук фатир өчен түләү счет-фактурасын алам”.

 “Татарстан җитәкчелеге эшне үзеннән башлады, электрон документ әйләнеше системасын кертте. Аннан соң гражданнар өчен төрле хезмәтләрне электрон рәвештә булдырды. Кызганычка каршы, Россиядә электрон хөкүмәт системасын кертү кәнәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел”, - диде Руслан Гаттаров. – Министрлыклар һәм ведомстволар мәгълүматлаштырудан читләшергә тырыша, эшләрен үтә күренмәле итәргә теләкләре юк. Әгәр регионда мәгълүматлаштыру кирәк кеше бар икән, монда эш яхшы бара. Мондый кеше булып губернатор йә хөкүмәт җитәкчесе булырга тиеш”.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International