Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторына унынчы тапкыр резидентлар сайлап алу өчен экспертлар билгеле булды

2013 елның 8 апреле, дүшәмбе

2012 елның 13-14 апрелендә Казан Ит-паркына унынчы тапкыр резидентлар сайлап алу булачак. Бизнес-инкубатор чагыштырмача күптән түгел генә ачылган булса да, аның шактый зур стартаплар тарихы бар. Ике ел эчендә тугыз тапкыр резидентлар сайлау бәйгесе булды, анда Россиядән һәм якын чит илләрдән 400 заявка кабул ителде. Шуларның иллесе резидент статусы алды.

Безнең эшчәнлекнең иң мөһим нәтиҗәсе  - проектларга инвестицияләр җәлеп итү: бу сан 90 миллион сум тәшкил итте!

Бизнес-инкубатор резидентларының уңышлы проектлары: Автодория, СтартПак, СпортФорт, СпикФон, Марабака, Эйдос, DisplAir, Digital Loyality System, Ecwid, Product-Test, Real Speaker һ.б.

Һәр резидент эш урыннары, бухгалтерлык һәм юридик хезмәтләр белән тәэмин ителә. Резидентлар өчен иң кадерлесе – менеджмент ярдәме, экспертлар челтәреннән алынган менторлар белән эшләү, төрле чараларда уку. Проект менеджерлары шулай ук стартаплар өчен инвестицияләр һәм грантлар җәлеп итүгә булыша. Бу эштә инвесторларның шул ук профильдә булуы да мөһим.

Унынчы сайлаулар кызыклырак булсын өчен, Европадан бер эксперт - Паоло Борелла (Paolo Borella) чакырылды. Ул эре фирма җитәкчесе (фонды 18 млн евро, стартта 70 мең евродан башлап), Windows Phone платформасы өчен кушымталар сферасында эшли.

Әлеге кунак шулай ук Nokia, Fox Mobile Group и General Electric компанияләрендә эш тәҗрибәсе алган. 2009 елда Паоло Борелла үзенең Boro Oy консультацион компаниясен төзи. Бу компания мәгълүмати технологияләр өлкәсендә булышлык итә. Startup Sauna  акселераторында да бу кеше тренер булып тора.

Startbase федераль системасы бу сайлауның генераль партнеры булачак.

Startbase компаниясенең маркетинг буенча директоры Олег Баранник экспертлар группасын җитәкли. Бизнес-инкубатор командасы белән бергә ул барлык экспертлар эшен координацияләп торачак. Мондый хезмәттәшлек сайлауларның сыйфатын яхшыртырга тиеш, претендентлар да өстәмә экспертиза үткәрә алачак һәм “дорожная карталарын” яхшырак төзи алачак.

 

Экспертлар:

Global Techinnovations департаменты директоры Вячеслав Воронов, үсеш, стратегик планлаштыру һәм маркетинг буенча эксперт, Сколковоның аккредитацияләнгән бизнес-коучы. Төрле өлкәләрдә- машина төзелешеннән башлап ИТ га кадәр – проектлар белән җитәкчелек иткән. Курган өлкәсе бизнес-инкубаторында беренче җитәкче.

Арсений Вейцкин – яңа медиалар өлкәсендә бәйсез эксперт. LiveJournal (SUP Fabrik) юнәлешендә әйдәп баручы, Первый канал, 7ТВ, MTV, НТВ-Плюс телеканалларында эшләгән.

Михаил Смолянов – Мегаплан компаниясе директоры һәм төзүчесе, проектлар белән корпоратив идарә итү системалары төзи, StartupIndex компаниясендә үсеш буенча директор.

Дмитрий Алтухов – Россиянең һәм чит илләрнең төрле интернет-проектларын җитәкләгән. ”Северсталь” группасының ИТ-компаниясен төзү буенча генераль директор булган. Хәзер “Интер РАО ЕЭС” группасының мәгълүмати технологияләр буенча директоры. Стратегия, финанслар, Enterprise ИТ, мобиль кушымталар, һ.б. лар буенча эксперт.

Заявка бирү өчен 3 документ тапшырырга кирәк:

Проект презентациясе.

Этапларга бүленгән финанс прогнозы.

Проектның бизнес-моделе язмасы.

Заявкалар, билгеле, ИТ-өлкәгә кагылышлы булырга тиеш. Проектта катнашучылар саны ике кешедән дә ким булмаска тиеш. Яхшы идеяне яхшы команда күрсәтергә тиеш.

Заявкалар 8 апрельгә кадәр кабул ителә. Алар арасыннан экспертлар претендентлар сайлап ала.

Сораулар булса, bi.itpark@tatar.ru электрон адресыннан җавап бирәбез.

Беренче көндә ( 13 апрель) катнашучыларны теркәү иртәнге сәг. 10 да башлана.

ИТ-паркта очрашканга кадәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International