Амстердамда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында Россия Федерациясе һәм Нидерланд көннәре рәсми рәвештә ачылды. Бу чара кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә документка кул куйды.
Татарстан делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та булды.
Россия инновацион регионнары ассоциациясе советы ( рус. АИРР) рәисе буларак Рөстәм Миңнеханов АИРР һәм Нидерландның сәламәтлек саклау өлкәсендә шөгыльләнүче Task Force Health Care коммерциячел булмаган оешмасы белән килешүгә кул куйды. Документ медицина, биомедицина, биотехнологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итүне күзаллый .
Тагын бер документ – АИРР һәм The Technopolicy Network компаниясе белән ниятләшү протоколы төзелде. Аңа Рөстәм Миңнеханов һәм компания директоры Франк Звецлут кул куйды.
Шулай ук ТР Президенты Владимир Путин һәм Корольлек премьер-министры Марк Рютте үткәргән Нидерланд эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашуында катнашты.