“Android платформасы өчен “ТР Хезмәтләре” («Услуги РТ» для платформы Android) кушымтасының яңартылган версиясенә такси хезмәтләрен тикшерү өстәлде.
Хәзер эвакуацияләнгән транспортның махсус стоянкада булу-булмавын мобиль җиһаздан белеп була. Моның өчен “Услуги РТ” кушымтасын файдаланырга кирәк. Әгәр автомобиль эвакуацияләнгән булса, кушымтадан файдаланучы спецстоянканың адресын, аның өчен түләү күләмен, шулай ук эвакуация сәбәбен белә ала.
Такси тикшерү хезмәтен кулланып, кеше теге яки бу таксиның пассажирлар йөртү өчен рөхсәт документын, автомобильнең дәүләт номеры буенча гына да тикшерә ала.
Шулай итеп, Android җиһазы аша “Услуги РТ” кушымтасын кулланучыларга түбәндәге хезмәтләр бирелә:
- балалар бакчасына чират тикшерү;
- салым тикшерү һәм түләү;
- ЮХИДИ штрафларын тикшерү һәм түләү;
- ТКХ өчен түләү;
- суд карарлары буенча түләү бурычларын тикшерү һәм түләү;
- такси рөхсәт документларын тикшерү;
- автомобильнең эвакуацияләнгән транспорт стоянкасында булу-булмавын тикшерү.
Моннан тыш, “Народный контроль” - “Халык контроле” системасы кушымтасы аша заявка калдырырга була.