Бүген түләүсез цифрлы телевидение тапшырулары 200 меңнән артык кеше өчен тагын 9 муниципаль районда – Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнарында эшли башлады.
4 апрельдә ТР Вице-премьеры – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “Россия телевидение һәм радио тапшырулар челтәре” (РТРС) компаниясе генераль директоры урынбасары Борис Теребиленко Татарстанның Алексеевск районы Биләр авылындагы телеүзәктә цифрлы телетапшырулар эшләтеп җибәрде.
“Бүген Татарстанда яшәүчеләрнең яртысы телевизион программаларны заманча форматта карый ала. Казанда 2012 елның 1 мартында Россиядә беренчеләрдән булып DVB-T2 форматлы телевидение эшли башлады. 8 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Шәмәрдән телеүзәгендә цифрлы телетапшырулар ачты, 2013 елның 15 мартында цифрлы телевидение Яр Чаллыда эшли башлады”, - дип хәбәр итте Роман Шәйхетдинов.
Моңа кадәр авылда яшәүче кешеләр 3-4 программа карый алса, бүген 8 программа - «Первый канал», «Россия 1», «Россия 2», «НТВ», «Петербург-5 канал», «Россия Культура», «Россия 24» и «Карусель», 2013 елда тагын «Региональный канал» һәм «Общественное телевидение России» каналлары кушылачак.
2013 елда Татарстанда 2-нче цифрлы пакет (мультиплекс) эшләтеп җибәреләчәк – бу югары сыйфатлы 20 телеканал дигән сүз. Казанда 2-нче мультиплекс Универсиада алдыннан булачак, диде Борис Теребиленко.
РТРС Татарстанда цифрлы телевидение җәелдерүгә 1 млрд сум инвестиция җәлеп ителә.2015 елга 52 объектта монтаж төгәлләнәчәк, ә 2018 елга шәһәр белән авыл арасында аерымлык бетәчәк, Татарстанда яшәүчеләрнең 95 % өифрлы телеивдение карый алачак.