Бүген Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты “Технопарклар эше нәтиҗәлелеген үстерү ысуллары” темасына “түгәрәк өстәл” үткәрде.
“Ростелеком” компаниясе 2013 елның I кварталында Татарстанда 3-нче буын (3G+) мобиль элемтә челтәрен коммерциячел эксплуатациягә тапшырды.
2012 елның апрель аенда Татарстанда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Бу система гражданнарга республика һәм муниципаль хакимият органнары белән социаль челтәр тибында яңа форматта бәйләнеш тотарга мөмкинлек бирде. Татарстанда яшәүче һәр кеше төрле ведомстволар һәм муниципалитетлар эше хакында яңа критерий – бирелгән гариза буенча карар ни дәрәҗәдә оператив кабул ителү – буенча чиновниклар эшенә бәя бирә ала.
14 апрельдә Казан ИТ-паркында унынчы тапкыр узган стартаплар сайлау тәмамланды.
“Android платформасы өчен “ТР Хезмәтләре” («Услуги РТ» для платформы Android) кушымтасының яңартылган версиясенә такси хезмәтләрен тикшерү өстәлде.
iOS өчен “ТР Хезмәтләре” («Услуги РТ») кушымтасының яңартылган версиясенә такси хезмәтләрен тикшерү һәм РФ Пенсия фонды хезмәте өстәлде.
“ICL КПО ВС” компаниясе сәнәгать электроникасы чыгару буенча яңа завод бүген Татарстан Лаеш районы Усады авылында үз эшен башлады. Җитештерүне кузгатып җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, шулай ук ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Юрий Багров катнашты.
Амстердамда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында Россия Федерациясе һәм Нидерланд көннәре рәсми рәвештә ачылды. Бу чара кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә документка кул куйды.
Казан ИТ-паркында 16 апрельдә Java Day эшләнмәләре ясаучылар конференциясе булачак. Программада Oracle, JetBrains инженерларының кызыклы докладлары каралган, шулай ук башка компанияләр вәкилләре чыгыш ясаячак.
2012 елның 13-14 апрелендә Казан Ит-паркына унынчы тапкыр резидентлар сайлап алу булачак. Бизнес-инкубатор чагыштырмача күптән түгел генә ачылган булса да, аның шактый зур стартаплар тарихы бар. Ике ел эчендә тугыз тапкыр резидентлар сайлау бәйгесе булды, анда Россиядән һәм якын чит илләрдән 400 заявка кабул ителде. Шуларның иллесе резидент статусы алды.