Бүгенге көндә конкурста 237 мең. мәктәп укучысы катнаша, алар Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru белән 279 мең. кешене өйрәткән.
Конкурсның II этабында аңа 21 мең укучы һәм 29 мең өлкәннәр кушылган. Республика буенча иң күп баллар җыючылар арасында Тукай районыннан 9нчы сыйныф укучы Закирова Алсу (3708 балл), Казан шәһәренең Совет районыннан 11 сыйныф укучысы Сәмигуллин Тимур (2948 балл) һәм Актаныш районыннан 9 сыйныф укучысы Нуртдинов Айрат (1554 балл).
II этапның 153 җиңүчесе iPad планшетлары белән бүләкләнәчәк.
Җиңүчеләрне бүләкләү 2013 елның 10 сентябрьдән 14 сентябрь аралыгында 7 мәйданда булачак:
- Алексеевск районы (Аксубай, Әлки, Лаеш, Яңа Чишмә, Норлат, Балык Бистәсе, Спас, Чистай);
- Әлмәт районы (Азнакай, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән);
- Кукмара районы (Арча, Әтнә, Биектау, Яшел Үзән, Балтач, Теләче, Саба, Питрәч);
- Буа районы (Апас, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле, Тәтеш);
- Яр Чаллы шәһәре (Минзәлән, Мөслим, Түбән Кама, Актаныш, Зәй, Сарман, Тукай);
- Мамадыш районы (Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск);
- Казан шәһәре (Аватөзелеш, Вахитов, Киров, Мәскәү, Яңа-Савин, Идел буе, Совет).
II этап җиңүчеләрен котлыйбыз һзм барлык конкурс катнашучылары уңышлар телибез!
«IT-чемпион» республикакүләм конкурсы ике номинация буенча үткәрелә: “Иң актив укучы” һәм “Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы үсеше”. Конкурсның III этабы 20 декабрьгә кадәр булачак. Исегезгә төшерәбез, бәйгенең һәр этабы нәтиҗәләре буенча һәр район 3 актив укучы планшетлар белән бүләкләнә.