16-17 сентябрьдә Казанда “Электрон мәктәп – 2013” икенче халыкара конференция узачак. Конференция Intel корпорациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә оештырыла.
Төрле илләрдән җыелган экспертлар дөнья күләмендәге мәгариф системасында тәкъдим ителгән актуаль трендлар, мәктәпләрдә эффектив кулланыла торган технологияләр турында сөйләячәк.
Конференциядә халыкара һәм ил күләмендәге хөкүмәт органнары, мәгариф учреждениеләре һәм бизнес кешеләре катнашачак. Дөньякүләм мәгариф трендлары турында Intel коропорациясенең вице-президенты Джон Дэйвис (John E. Davies),мәгълүматлаштыру өлкәсе турында – Бөекбританиянең мәгариф департаментының мәгълүматлаштыру бүлегенең экс-җитәкчесе Дуг Браун Дуг Браун (Doug Brown), Кореядәге электрон китапларны кертү тәрҗибәсе турында профессор Сунгхо Квон (Dr. Sungho Kwon) сөйләячәкләр.
Конференциянең сайты: http://эл-школа-тат.рф/