Бүген Казанда IT-паркында 104 абитуриентка 2013/2014 нче уку елында Казан федераль университеты каршындагы Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбендә (ИТИС) белем алу өчен грантлар тапшыру тантанасы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ИТИС югары мәктәбе директоры Айрат Хәсьянов, IT-парк директоры Антон Грачев һәм абитуриенттан студентка әверелгән яшьләр катнашты.
Роман Шәйхетдинов чыгышында бүген өченче мәртәбә IT өлкәсендә махсуслашырга ниятләүче студентлар өчен грантлар тапшырылуын билгеләп узды. Ул мәгълүмати технологияләр өлкәсенең зур перспективага ия булуын ассызыклап, бу юнәлештәге белгечләр өчен махсус шәһәрчек Инннополис төзелүен искәртеп узды.
“Кемнәрдер яхшы билге алу принцибына гына нигезләнеп белем алса, үз-үзеңнең үсешен кайгыртып белем алу мөһимрәк. Иң беренче чиратта, сез инглиз телен яхшылап өйрәнүгә җитди карагыз. Яхшы белгеч булып, зур үрләргә ирешәсегез килсә, инглиз телен камил белү зарур булачак. Күп кенә программалар, интерфейс-җиһазлар инглиз телендә. Шулай ук эшмәкәрлек эшенә керешеп китәргә дә курыкмагыз. Кызыклы идеяләр белән чыгу, бизнес-план төзү мәсьәләсендә тәвәккәл булыгыз”, - дигән теләк-киңәшләрен җиткерде ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры һәм КФУ ректоры Илшат Гафуровка грантлар бирү турында сертификат тапшырды.
Илшат Гафуров Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбенә ихтыяҗ елдан-ел үсә баруын һәм мәктәпкә кабул ителүче абитуриентлар санының арта баруын шәрехләп үтте. Аның әйтүенчә, беренче елны 38 кеше укырга кергән булса, узган уку елында 150 студент кабул ителгән. Быел 190 студент шушы мәктәптә белем алуга керешәчәк. Ректор аларга тырышып белем алырга өндәде. Айрат Хәсьянов үз чиратында, грантларга лаек булган студентларга Хөкүмәтнең зур өметләр баглавын ассызыклап узды. “Уку авыр, әмма кызыклы булачак дип вәгъдә итәм”, - дип белдерде мәктәп директоры.
Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм IT-парк ярдәме белән 2011 нче елда ачылган. Анда укыту бары тик коммерция нигезендә алып барыла. Әмма информатика, математика һәм рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре буенча күп баллар җыйган абитуриентлар белем алу өчен грант алу мөмкинлегенә ия. Мисал өчен, 2011/2012 нче уку елында югары технологияләр өлкәсендәге IT-парк абитуриентларга барлыгы 2,2 миллион суммага 30 персональ грант тапшырган.
Беренче уку елы 74 мең 700 сум торган. 2012/2013 нче уку елында БДИ нәтиҗәләре буенча югары баллар алуга ирешкән 120 абитуриент IT-парктан грантларга лаек булган. Агымдагы 2013/2014 нче уку елына Татарстан Хөкүмәте 104 грант бүлеп биргән. Бу хакта фәрман ТР Премьер-министры Илдар Халиков тарафыннан 2013 нче елның 29 нчы июлендә имзаланган. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: студентлар грантлар икенче уку елына да тәтергә бик мөмкин. Моның өчен бары тик сессияне 4 һәм5 билгеләренә тапшыру зарур.
Моннан тыш, абитуриентларга грант ярдәменә Барс-групп, SmartHead FlatStack һәм Инфоматика кебек төбәк IT-компанияләр дә үзеннән өлеш керткән.