8 сентябрьдә Иннополис университетының Казандагы мәйдәнындаюгары санау системасын җитештерү һәм аларның биология һәм медицинагага кушымтасы буенча җәйге мәктәп ачылды. Чараның оештыручыларының берсе булып Мәскәү физика-техник институты чыкты.
Иннополис Университеты ректоры Алексндр Тормасов мәктәпне тыңаучыларга Иннополис төзү буенча проектны тәкъдим итте. Хәзерге вакытта чит ил югары уку йортлары белән, шул исәптән Carnegie Mellon University белән магистрлык программасы буенча партнерлык турында килешүләр төзелгәнен турында сөйләде.
Җәйге мәктәпкә нигез салучы, Мәскәү физика-техник институның профессоры Алексей Лобанов проектның максатлары турында сөйләде. Чара кысаларында мәктәп катнашучыларына медицина, биология өлкәсендә актуаль проблемалар һәм аларны чишү өчен югары технологияләр кирәк булган мәсьәләләр турында фикер формалашырга тиеш. Профессор Лобанов әйтүенче бу елны мәктәп федераль мастшабка ия булды, Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән җыелдылар: Мәскәү, Санкт-Петербург, Оренбург, Чиләбе, Уфа, Йошкар-Ола һәм башка шәһәрләрдән.
Рим университеты профессоры Тор Вергата (University of Rome Tor Vergata) һәм БиоЛинк (Director at BioLink Institute) Институтның директоры Паоло Ди Нардо «Biomedicine: from Discovery to an Information Science» темасына инглиз телендә лекция укыдылар. Ди Нардо биотехника өлкәсендә ретроспективага күзәтү ясады.
Паоло Ди Нардодан соң профессор Фазли Атауллаханов лекция укырга кереште. Аның лекциясе читтән торып, АКШтан укылды.
Сез дә мәктәп программасын йөкләп алаласыз, һәм лекцияләрне он-лайн карауга кушыла аласыз. Укыту 14 сентябрьгә кадәр барачак. Чара тәмамлангач барлык офлайн тыңлаучыларга сертификатлар биреләчәк.