Казанда барлык метро станцияләрендә бушлай Wi-Fi челтәре эшләнелде

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Казанның барлык метро станцияләрендә бушлай Wi-Fi челтәренә керү мөмкинлеге булдырылды. Бу хәбәрне бүген мэриядә мәгаълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Виталий Уткин хәбәр итте.

“28-29 август көннәрендә челтәрнең пилот эксплуатациясен тикшердек, - диде Уткин. – Урнаштырылган җиһаз Россия террриториясендә сертификацияләнгән җиһазларга челтәрне тарата.Сервис берничә көн генә эшләүгә карамастан, 16 меңнән артык тоташтыру теркәлгән.”

Август уртасына бушлай Wi-Fi челтәре  4 станциясендә эшли: “Авиатөзелеш”, “Төнъяк вокзал”, “Яшьлек” һәм “Кәҗә бистәсе”. Бушлай Wi-Fi шулай ук Урицкий паркында, Меңъеллык һәм Җиңү Паркларында, “Крылья Советов”, Петров паркларында, Милли-мәдәни үзәк каршындагы мәйданда бар. Бу елны бу исемлеккә Мир урамы буенча сквер һәм “Эрмитаж” бакчасы да өстәлде. Шулай ук, Wi-Fi челтәре аэроэкспресс станцияләрендә, тимер-юл вокзалында, аэропортта, елга портында һәм үзәк автовокзалда бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International