Җомга, 6 сентябрь, Казан ИТ-паркында (Петербург урамы, 52) тантаналы рәвештә мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат системалары югары мәктәбендә белем алучыларга грантлар тапшырылачак. Чарада Премьер-министр урынбасары – Тататарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм фән министрлыры Роман Шәйхетдинов, Казан (Идел буе) Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, мәгълүмати системалар һәм технологияләр югары мәктәбе директоры Айрат Хәсьәнов һәм ИТ-парк директоры Антон Грачев катнашачак.
КФУ карамагындагы Мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат системалары югары мәктәбе (ИТИС) ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, “IT-парк” югары технологияләр паркы теләктәшлегендә 2011 елда ачылган иде. Биредә белем алу түләүле нигездә оештырылган. Әмма информатика, математика һәм рус теленнән БДИ дан иң күп баллар җыйган абитуриентларның укуга грант алу мөмкинлеге бар.
Мәсәлән, 2011/2012 уку елында IT-парк студентларга гомуми күләме 2,2 млн сумлык 30 шәхси грант бүлде. Югары мәктәптә белем алуның беренче елы 74700 сум тора. Узган уку елында БДИ дан югары баллар алган 120 егет һәм кыз IT-парк грантларына ия булды. Сессияне “бишле” һәм “дүртле”гә тапшырган студентларның икенче уку елы өчен дә грантлар алу мөмкинлеге бар.
Яңа уку елына ТР Хөкүмәте 105 грант бүлде. Быел, беренче тапкыр буларак, БДИ дан югары баллар җыйган абитуриентларга грант ярдәмен кайбер төбәк IT-компанияләре дә күрсәтте, дип хәбәр итәләр ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан.
Әлеге чара аккредитацияне 264-73-34 номеры яки Yuliya.Garaeva@tatar.ru эектрон почтасы аша узып була.
Чара 13 сәгать 30 минутта башланачак.