Бүген II Халыкара “Геодезия һәм геомәгълүмати системалар сораулары” фәнни-практик конференция ачылды. Әлеге конференция “GEO-Казань: Геологоразведка. Геодезия. Картография” күргәзмәсе кысларында үткәрелде. Конференциядә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 70тән артык кеше катнашты. Конференциянең оештыручылары булып ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” оешмасы иде.
Пленар утырышта конференциядә катнашучылар геодезия инфраструктурасы үсешенә кагылган актуаль сораулар турында сөйләштеләр. Катнашучылар шулай ук Казан Федераль Университетының обсерваториясендә булдылар.