Бәйгенең икенче этабы 25 майдан алып 1 сентябрьгә кадәр дәвам итте. Күптән түгел җиңүчеләр исеме дә билгеле булды. Бу юлы 153 малай һәм кыз IT-чемпион булды. Шушы көннәрдә аларга лаеклы бүләкләре – iPad планшетлары тапшырыла.
Бүләкләү Татарстан Республикасының территориаль зоналары буенча узачак.
Иртәгә, 11 сентябрьдә, үзләренең планшетларын беренче 39 катнашчы алачак:
Кукмарадагы А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда Кукмара, Арча, Әтнә, Биек Тау, Яшел Үзән, Балтач, Теләче, Саба, Питрәч районнарыннан җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
Мамадыш шәһәренең 2нче номерлы лицеенда Мамадыш, Агрыз, Алабуга һәм Менделеевск районнары җыелачак.
Пәнҗешәмбе, 12 сентябрьдә, тантаналы тәбрикләү чаралары Яр Чаллы, Буа, Әлмәт шәһәрлрәендә узачак.
Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сараенда Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Актаныш, Зәй, Сарман, Тукай районнары һәм Чаллы шәһәре җиңүчеләре җыелачак. Чаллыда узачак чарага Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы- Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Навап улы Фәттәхов килүе дә көтелә.
Буа шәһәренең Р.З.Сагдеев исемендәге гомүмбелембирү мәктәбендә Апас, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле, Тәтеш һәм Буа раойны җиңүчеләре җыелачак.
Әлмәт шәһәренең яшьләр үзәгендә Әлмәт, Азнакай, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Чирмешән районнары җиңүчеләре бүләкләнәчәк.
13 сентябрьдә җиңечеләрне бүләкләү чаралары Алексевск һәм Казан шәһрендә узачак.
Алексеевск поселогының 2 номерлы мәктәбендә Алексеевск, Аксубай, Әлки, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спасс, Чистай районнары җиңүчеләре җыелачак.
Казан шәһәренең 19нчы гимназиясендә планшетлар белән 21 Казан укучысы бүләкләнәчәк. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашачак.
«IT–чемпион» республикакүләм бәйгесенең 2 этабы нәтиҗәле буенча территориаль чараларның һәммәсендә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашачак.