Бүген Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк эшчәнлеге белән танышты. Алексей Улюкаев Казанга бер көнлек эш визиты белән килде. Көннең беренче яртысында ул Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән “КАМАЗ” ААҖдә булды (Чаллы), “Алабуга” МИЗ эшчәнлеге белән танышты, “А Плюс парк Алабуга” индустриаль паркын төзи башлау тантанасында катнашты.
Федераль министрның Казан ИТ-паркына визиты ГЛОНАСС +112 системасын күрсәтүдән башланды, презентацияне кунакларга ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер тәкъдим итте.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Алексей Улюкаевка “Электрон Татарстан” проектын күрсәтте, гражданнарга электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр мөмкинлеге турында сөйләде.
Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев 2012 елда әлеге мәйданчык эше йомгаклары турында сөйләде: Казан ИТ-паркы табыш 4,7 млрд. сум, монда 2180 хезмәткәр эшли, ИТ-парктерриториясендә 58 компания-резидент урнашкан. Казан ИТ-паркында Дата-үзәк – Tier lll тарафыннан сертификацияләнгән күрсәткечләрне эшкәртү үзәге урнашкан. Россиядә мондый үзәк алтау. Моннан тыш, Алексей Улюкаевка Чаллыдагы икенче ИТ-парк турында да сөйләделәр.
Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторында Россия Федерациясе икътисадый үсеш министрына RoadAR проектын (навигация системасын), шулай ук хокук бозуларны ачыклау һәм юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге күрсәткечләрне эшкәртү буенча инновацион система – “Автодория”не күрсәттеләр.
Аннан соң табибларны укыту һәм квалификацияләрен арттыру өчен робот-симуляторлар булдыручы “Эйдос” компаниясе проекты тәкъдим ителде.
Визит ахырында Алексей Улюкаев Бизнес-инкубаторның “данлыклы” тактасында “Иҗади уңышлар” теләп язма калдырды.
Аннары ИТ-парк конференц-залында Татарстан Республикасының инновацион инфраструктурасын үстерү һәм Россия инновацион регионнары ассоциациясенең Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.
Көн тәртибендә “Иннополис” проекты, Россиянең мәгълүмати регионнар Ассоциациясе һәм РФ Икътисади үсеш министрлыгы белән хезмәттәшлек, “Эйдос” инновация үзәген үстерү һәм башка мәсьәләләр каралды.
Сүзне беренче булып ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов башлады. Ул Иннополис проектын тәкъдим итте: “Инновацияләр өлкәсендә үсүче һәр илнең ИТ-башкалары булырга тиеш. Нәкъ менә шундый ИТ-башкала – зур инвестицияләр һәм югарыквалификацияләре белгечләрне җыючы урын булып “Иннополис” торачак”.
Роман Шәйхетдинов 2015 елга “Иннополис”ның беренч чиратта төзелешен тапшырырга планлаштырабыз, диде.Җыелышта булган Рөстәм Миңнеханов, Иннополис Татарстанга гына түгел, ә гомүмән Россиягә кирәкле проект, дип белдерде.
Җыелыш ахырында Алексей Улюков: “Рәхмәт барлык доклад сөйләүчеләргә. Без һәрвакытта яхшы эшләүче регионнарга ярдәм күрсәтәбез, ә Татарстан аеруча шундый регионнар рәтендә” диде.