Өлкән буындагы 68 меңннән артык татарстанлы компьютер грамоталыгын арттыру буенча бушлай курслар үткәннәр. Бу турыда дүшәмбе узган пресс-конференциядә Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова хәбәр итте.
2013 елда Татарстан Республикасы республика һәм муниципаль китапханәләрен мәгълүматлаштыру нәтиҗәләре һәм киләсе елга планнар турында бүген Казан ИТ-паркында сөйләштеләр. Республика һәм муниципаль китапханәләр җитәкчеләре катнашында киңәшмә ДУП “Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге” белән оештырылган.
Дәүләти комиссия Татарстанда үткәрелгән “112 системасы” сынауларын уңышлы бәяләде.
«IT-чемпион» бәйгесенең иҗади номинациясенә 298 эш кабул ителде.
ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 46 утырышында «ТР Универсаль электрон карта чыгару эше буенча аерым сораулар буенча» закон проектын тәкъдим итте.
Бүген Казанда бердәм 112 номеры аша дәүләт сынауларын үткәрү башланды.Татарстан әлеге системаны сынаучы беренче регион. Сынаулар 22 ноябрьгә кадәр барачак.
Иртәгә, 20 ноябрь, Татарстан Республикасында «112» бердәм номеры аша экстрен оператив хезмәтләр сынау узачак.
Россиянең 100 млн. халкы кулланган «Ростелеком» милли телекоммуникацион компания мәгълүматларны мобиль тапшыру перспективаларына багышланган форумга чакыра.
«IT-чемпион» республикакүләм бәйгесенең катнашучылары җыйган балларын ике кешелек «Казанның кунак картасы»на алыштыра ала. Карталары бәйгенең партнеры – «АК БАРСс» Банк тәкъдим итә.
Кичә Вашингтонда “Россия мәгълүмати-коммуникацион технологияләр көне” форумы узды. Бу чарада Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм аның урынбасарлары Марк Шмулевич һәм Алексей Козырев катнашты. Россия делегациясе составына ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та кергән.