Кичә Вашингтонда “Россия мәгълүмати-коммуникацион технологияләр көне” форумы узды. Бу чарада Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм аның урынбасарлары Марк Шмулевич һәм Алексей Козырев катнашты. Россия делегациясе составына ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та кергән.
Роман Шәйхетдинов форум кысаларында Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры ТР электрон хөкүмәт инфраструктурасы турында сөйләгән. Аерым алганда, ул бүгенге көндә Россиядә кәрәзле элемтәнең кулланылыш дәрәҗәсе 160 процент тәшкил итә, ә Татарстанда – 168 процент, дип белдерде. Бу кәрәзле элемтә үтеп керү дәрәҗәсе буенча дөньяда беренче урынны тәэмин итә. Татарстан Россиядә БДБ һәм Көнчыгыш Европадан беренче булып LTE стандартын кертү челтәрен эшләтеп җибәрде.
Роман Шайхетдинов 4 канал (инфомат, портал, мобиль кушымта, элемтә-үзәк) буенча электрон рәвештә тәкъдим ителә торган дәүләт хезмәтләре хакында сөйләде. “Без гамәлгә куйган инфраструктура ай саен 2,5 млн электрон хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирә, - дип билгеләп үтте ул. – Гражданнарга хезмәт күрсәтү тизлеге бер секундка ике дәүләт хезмәте күрсәткеченә җитте”.
Барлык мәгариф учреждениеләрен бердәм мәгълүмати киңлеккә берләштерү өчен “Татарстанда электрон мәгариф” мәгълүмат системасы эшләнгән һәм кертелгән. Хәзерге вакытта системада 900 меңнән артык кулланучы эшли, барлык мәктәпләр, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре тоташтырылган.
“Мәгълматлаштыруның өстенлекле проектларның тагын берсе “Электрон сәламәтлек саклау”. Шулай ук республикада барлык ашыгыч хезмәтләр координацияләү системасы эшли. Ашыгыч оператив хезмәтләр машиналарының 77 проценты ГЛОНАСС+112 базасында навигация приборлары белән җиһазланган. Мәктәп автобусларының 100 проценты даими мониторингта, бу мәктәп автобуслар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын 95 процентка киметә.
2005 елдан алып “Электрон документ әйләнеше” кертү эшләре алып барыла. Система дәүләт органнары арасында электрон документлар алмашырга мөмкинлек бирә.
Роман Шәйхетдинов шулай ук “Ачык Татарстан” системасы хакында да сөйләде, аерым алганда, “Халык контроле”нең республикада яшәүчеләрнең актуаль һәм социаль проблемаларын хәл итүдә нәтиҗәлелеге хакында сүз барды.
Форумның төп максаты – мәгълүмат-коммуникацион технологияләр өлкәсендә халыкара тәҗрибә уртаклашу һәм халыкара мәгълүмати-коммуникацион технологияләр рейтингында Россия позициясен күтәрү.