ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 46 утырышында «ТР Универсаль электрон карта чыгару эше буенча аерым сораулар буенча» закон проектын тәкъдим итте.
Закон УЭК алыштыручы банкларга сайлау конкурсы тәртибен урнаштыра. Татарстанда 2013 елның 1 гыйнвареннән 18 ноябрьгә кадәр УЭК алуга 3 086 гариза бирелгән, 1 585 карта тапшырылган. «№ 210-ФЗ Федераль закон кабул ителгәннән бирле 2 меңнән артык УЭК баш тартуга гариза язылган. УЭК карта бирү бушлай башкарыла», диде министр.
Бүгенге көндә УЭК гражданин гади банк карта буларак куллана ала – кибетләрдә түләү, банкоматларда акча алу өчен. Карта ярдәмендә гражданнар җәмәгать транспортында билет өчен түли ала. Шулай ук, электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль эезмәтләр алганда электрон имза буларак кулланып була.