ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2013 ел
сишәмбе

Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаганнан бирле, аңа 11 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән, тагын 213 мең татарстанлы башкаларның заявкасына теләктәшлек белдереп, ведомстволар карарларына бәя биргән. 


22
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Узган атнада Казанда XXVII дөньякүләм җәйге Универсиада тәмамланды. Аны үткәрер өчен 92 мең катнашучы һәм 2 мең тирәсе оешма аккредацияләнгән булган. Аккредитация системасы базасында 16 меңнән артык Россиягә визасыз керүгә таныклык чыгарылган.


19
июль, 2013 ел
җомга

RealSpeaker Lab лабораториясе проекты LG компаниясен кызыксындырган. Әлеге проект илдә иң беренче сөйләмне төгәл итеп танучы, һәм ул шул ук вакытта тавышның дулкыннарын һәм иренннәрнең хәрәкәтен эшкәртүче проект булып тора. 8 июльдә компанияләр арасында хезмәттәшлек килешүе төзелә.


18
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда Бөтендөнья җәйге Универсиадага спорт объектларына керер өчен уникаль система булдырылды. Керүне контрольләүче система ҖЧҖ “Инфоматика” белән тормышка ашырылган. Әлеге система уеннар кунакларына, оештыручыларга спорт объектларына махсус терминал аша керергә мөмкинлек бирде. Һәркөнне ярышларга уртача 135 меңнән артык кеше кергән, аларның 36 меңе тамашачылар һәм 100 меңнән артыгы аккредитацияләнгән кешеләр.

Бүген “Казан” комплексында узган 2нче халыкара Презиндент Академиясенең җәйге кампусы  ачылышында 300дән артык студент җыелды.


16
июль, 2013 ел
сишәмбе

Бөтендөнья студент уеннары тарихы, уеннарның тәртибе һәм башка бик күп мәгълүматны тәүлек буе эшләүче 8-800-550-2013 номера аша белеп була иде. Россия буенча шалтыратулар бушлай.

Сайтка көненә иң күбе 530 028 уникаль кеше кергән. Узган атна эчендә kazan2013.ru Порталына уртача 260 мең тапкыр кергәннәр. Сайтка яңа керүчеләр саны 59% тәшкил итә. Сайтта уртача үткәргән вакыт 3, 52 минут. Керүчеләрнең географиясе төрле: 65% Россиядән, калганнары чит иләрдән.


15
июль, 2013 ел
дүшәмбе

XXVII Бөтендөнья студентлар уеннарында барлык спорт объектларын функцияләштерүне мәгълүматны җиткерә торган бердәм челтәр белән башкарылган. Әлеге челтәр мәгълүматны эшкәртүче ике үзәккә тоташканда 10 Гбитка кадәр тизлекне тәэмин итә. Әлеге челтәр ярдәмендә Универсиаданың барлык объектларында мәгълүмати система функцияләштерелә.

XXVII Бөтендөнья студентлар уеннарында 6411 видеокамера иминлек тәэмин итә. Алар Уеннарның 58 объектында куелган. Барлык камералар да бердәм видеоархив системасына тоташтырылган, бу барлык камералардагы сурәтне 30 тәүлек саклау мөмкинлеге бирә.


12
июль, 2013 ел
җомга

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 ярышларына билет сату буенча 169 инфомат урнаштырылган. 12 июльгә информатлар аша 4 меңнән артык билет сатылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International