1 декабрьдә “Элемтә турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә мобиль номерны саклап, операторны алыштыру алышты мөмкин булды.
Фәнни-тикшеренү институтының элемтә үзәге мәгълүматлары буенча көн ахырына 200дән артык мобиль номерны күчерүгә гаризә тапшырылган. Номерларның күпчелеге декабрь барышында күчереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елның 15 апреленнән барлык операторлар өчен номерны күчерү 8 көн эчендә булдырылырга тиеш.
Мобиль номерны күчерү хезмәте дөньяның 65 илендә кулланыла. Халыкара стандартларга Россиядә кушылды. Бу чара элемтә сыйфатын арттыруга китерәчәк.
Төрле социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча 15-25% абонентлар номерны үзгәртмичә операторны алыштырырга планлаштыра.