РФ Финанслар министрлыгы фикеренчә, электрон дәүләт хезмәтләр очсызрак булырга тиеш

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Финанслар министры  Антон Силуанов белдергәнчә, электрон дәүләт хезмәтләрен алу өчен пошлинаны төшерергә кирәк. Аның әйтүенчә, министрлык дәүләт пошлинасын кимүтү буенча тәкъдимнәр әзерли. Проект эшләнеп беткәч, дәүләт думасы вәкилләренә тәкъдим ителәчәк.

Электрон дәүләт хезмәтләренә пошлинаны кимүтү тәкъдиме белән 2011 елда Федерация Советы әгъзасы Руслар Гаттаров та чыгыш ясаган иде. Аның иниципативасын соңрак экономик үсеш министры урынасары Олег Фомичев та хуплаган иде. Нәтиҗәдә электрон дәүләт хезмәтләрен алуга пошлинаны 50% киметү проекты төзелгән булган.

Аңлатмада электрон рәвештә күчү хезмәтнең үз бәясен киметү сәбәпе күрсәтелгән.

Мәгълүмат:

Бүгенге көндә татарстанлылар 170тән артык электрон хезмәт белән куллана ала. Электрон хезмәтләрне Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,  iOS һәм Android җиһазлары өчен«Услуги РТ» мобиль кушымтасы һәм инфоматлар аша алып була.

Татарстанда ай саен 2,5 млн. артык электрон хезмәт күрсәтелә:

- 1,9 млн. запрослар;

- 210 мең гаризәләр;

- 300 меңннә артык чиратка язылу.

Ай саен 235 меңнән артык йөзләгән миллион сумга түләүләр башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International