Бүген Корстонда «Деловой квартал» журналы версиясе буенча «Ел кеше» премиясен тапшырачаклар.
«IT-өлкәдә ел кешесе» номинациясендә «ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге» генераль директоры Алмаз Вәлиуллин, «ICL-КПО ВС» ААҖ генераль директоры Виктор Дьячков, «Барс-груп» ЯАҖ генераль директоры Тимур Әхмәров, «Форд Диалог» ЯАҖ генераль директоры Владимир Нитенко һәм «Мэлт» ҖЧҖ генераль директоры Евгений Самарский тәкъдим ителгән.
«ТР Мәгълүмати технологияләр үзәгенә Универсиаданың инфокоммуникацион инфраструктурасын булдыруда мөһим урын биләп торды». – дип сөйли Алмаз Вәлиуллин.
Универсиада Порталы, кирәкле мәгълүматны оператор җавабын көтеп тормыйча тавыш хезмәт система аша да алып булган контакт-үзәк булдырылды.
Универсиаданың 53 объектында тәүлек буе эшләүче видео аналитика һәм видео архивлау эшләнелде. 37 спорт объекты Wi-Fi белән тәэмин ителде. Универсиада объектларында керүне булдырыр өчен махсус билетларны тикшерүче терминаллар булдырылды.