Бүген Казанда ун бармак белән текст җыю методын төшенгәннәрнең иң яхшылары билгеләнәчәк.”Соло” бәйгесе ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән оештырылган. Бәйгенең беренче этап нәтиҗәләрен solo.tatarstan.ru сайтыннан белеп була.
Мәктәп укучылары, студентлар, муниципаль һәм дәүләт хезмтәкәрләре, шулай ук сәнәгать, төзелеш оешмалары вәкилләре төп бүләк – ноутбук – өчен көч сынаша. Унбармак белән текст җыю методы татарстанлылар өчен бушлай бу елны барлыкка килде.
“Бүген бәйгенең җиде этабы узачак. Аларның һәркайсысында 3 җиңүче билгеләнәчәк. Аларны бүләкләү декабрь уртасында Казан ИТ-паркында узачак”, - диде ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы исеменнән чыгыш ясаган “ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова.
Татарстанда беренче булып унбармак белән текст җыю методына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов төшенде.