Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча татарстанлыларга “СОЛО на клавиатуре” (Авторы – Влаидимир Шахиджанян, Ломоносов исемендәге МДУ журналистика факультетының укытучысы, психолог һәм журналист) курсын бушлай узу мөмкинлеге тудырыла. Президент боерыгы буенча әлеге курсны Хакимият һәм министрлар кабинеты әгъзалары да узачак.
Узган җомга Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында республикада элемтә сыйфаты буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнашучылар элемтә өлкәсендәге хезмәтләрнең сыйфатын арттыру турында сөйләштеләр.
16-17 сентябрь көннәрендә Казанда икенче халыкара “Электрон мәктәп – 2013” конференциясе узачак. Конференция Татарстан Респубикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән Intel корпорациясе белән берлектә оештырыла. Конференциядә төрле илләрдән килгән экспертлар дөнья күләмендә мәгариф системасындагы актуаль трендлар белән таныштырачаклар.
2013 елның 1 августына ведомстволар ара электрон бәйләнеш региональ системасы аша 226 мең мөрәҗәгать җибәрелгән. Система эшләгән -13 ай эчендә аңа 3 380 кулланучы тоташкан. Бу Татарстан буенча дәүләт органнары һәм урынлы үзидарә органнарының 100% тәшкил итүне аңлата.
Бу елның июль аенда Татарстанда “112” экстрен-оператив хезмәтләр номерына ярдәм турында сорап 44 мең шалтырату һәм 2 меңнән артык смс-хәбәр килгән.
ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша балалар бакчасына чиратны күзәтеп бару җиңеләйде. Шәхси кабинетның төп битендә махсус информер аша балалар бакчасына чираттагы урынны карап була. Гаризәнең статусын тикшерер өчен баланың туу турында таныклыгының сериясен һәм номерын яки Портал аша бирелгән гаризәнең номерын кертергә кирәк.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында дәүләт граждан хезмәтләр өчен вакант урыннар бар.
Җәй башыннан бирле 37 меңнән артык торак-коммуналь хезмәтләр счетлары 77 млн.сумга ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы uslugi.tatarstan.ru аша түләнгән. Шулай ук юл кагыйдәләрен бозган өчен 107 меңнән артык штрафлар түләнгән, һәм 6 меңнән артык мәктәпкә кадәр укыту учреждениеләренә түләү башкарылган.
Узган бер атна вакыт эчендә (18-25 июль аралыгында) IT-чемпион республика конкурсында катнашучылар саны 3 меңгә арткан. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында укучыларның логиннары сакланган шәхси кабинетлар саны 3976 га арткан, тагын 3420 кеше яңа кабинетлар булдырган.