Казандагы 3 560 км элемтә линияләренең 978 км җир астына күчерелгән. Чагыштыру өчен 2011 елда җир асты коммуникациясенә 318,3 км линияләр күчерелгән булган, 2012 ел – 396,3 км, 2013 елда – 263,4 км. Ел ахырына кадәр тагын 34 км элмә элемтә линияләрен ликвидацияләргә планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2011 елдан бирле җит өстендәге элемтә челтәрләрен җир асты коммуникациясендә күчерү бара. Проект тормышка ашырылуында 50 меңнән артык кеше катнаша, 24 элемтә операторы эшли.