«Деловой квартал» журналы ел саен үткәрә торган «Ел кешесе» премиясе нәтиҗәләрен җомга Корстонда билгеләде. Иң яхшылар исемләре 57 кешедән тора иде. IT өлкәдә ел кешесе булып табылган Алмаз Вәлиуллинга бүләкне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тапшырды.
ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге җитәкчесе Алмаз Вәлиуллинны экспертлар «ел ачышы» дип тапты – аның Универсиада инфраструктурасына керткән өлеше бик мөһим урын биләп тора.
Соңгы берничә елда Татарстанда IT өлкәсендә зур адым ясады: технопарклар ачу, Иннополис ташын салу – республиканың инновацион адымнарының бер өлеше генә.
IT-өлкә яшь булып санала. Шунлыктан «ИТ-өлкәдә ел кешесе» номинациясендә премияне тапшырыр өчен ТР Мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов белән бер рәттән Никита Дмитриев – Казан шәһәренең 175 мәктәп укучысы, "Junior startup" программасының иң яшь стартаперы, "Бюджет для всех" проектының авторы да чакырылды.
«Безнең бар эшләр дә зур командада эшләнә. Барлык ярдәм итүчеләргә рәхмәт! Рәхмәт партнерларга! Биредә утыручы күпчелек зур эш башкара. Рәхмәт», - диде Алмаз Вәлиуллин.
IT өлкә үсешенә керткән өлеше өчен махсус бүләк белән югары технологияләр өлкәсендә технопарк директоры Антон Грачев бүләкләнде. Аңа бүләкне премиянең генераль партнеры – KPMG –тапшырды.