Russian Startup Rating версиясе буенча иң перспективалы 50 стартап арасында RealSpeaker та кергән

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

ИТ-парк резидентлары - сөйләмне танучы RealSpeaker Lab оешмасы - иң перспективалы 50 Россия проекты арасына кергән. Әлеге исемлек Russian Startup Rating бер ел эчендә 700дән артык стартап эшләрен анализлау нигезендә төзелгән. Рейтингны төзегәндә команда, инвестицияләр, патентлар, медиа-активлык һәм ашка параметлар истә тотылган.

Рейтинг 3 категориягә бүленгән: 25 ИТ/интернет стартаплар, биотехнологияләр өлкәсендә 10 эш, Hi-Tech өлкәсендә 15 проект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International