Иннополис университеты нигезендә мәгълүмати технологияләр алга китешен тикшерү буенча үзәк булдыру планлаштырыла

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

РФ Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы бәйгесе нәтиҗәләре буенча 19 финалисты арасында Иннополис Университеты да бар. Иннополис университеты тәкъдим иткән үзәк Казан Федераль университетында булдырылуы ихтимал.

Барлыгы конкурска 130 гариза җибәрелгән булган. Җиңүчеләр мәгълүмати технологияләр өлкәсендә тикшеренүләр программасы кысаларында приоритет ярдәм күрә ала, дип хәбәр итә РФ Элемтә министрлыгы.

Бәйгегә җибәрелгән күпчелек эшләр Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән. Шулай ук Казан, Новосибирск, Екатеринбургтан эшләр байтак булган. Бер урында 7 гариза туры килгән конкурста Иркутск, Самара, Төмән шәһәрләреннән дә эшләр финалга узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International