28 декабрьдә ИТ-паркта Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенең нәтиҗәләре буенча чара уздырылачак.
Бүгенге көндә бәйгедә 286 мең укучы катнашкан (85%), укучылар 303 меңнән артык өлкәннәрне ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы uslugi.tatarstan.ru белән кулланырга өйрәткән.
Порталдагы шәхси кабинетлар саны 800 меңнән арткан (бәйге башланыр алдыннан 2013 елның мартына Порталда 325 мең шәхси кабинет теркәлгән иде).
Бүгенге көндә татарстанлылар 170тән артык электрон хезмәт белән куллана ала. Электрон хезмәтләрне Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, iOS һәм Android җиһазлары өчен «Услуги РТ» мобиль кушымтасы һәм инфоматлар аша алып була.
Татарстанда ай саен 2,5 млн. артык электрон хезмәт күрсәтелә:
- 1,9 млн. запрослар;
- 210 мең гаризәләр;
- 300 меңннә артык чиратка язылу.
Ай саен 235 меңнән артык йөзләгән миллион сумга түләүләр башкарыла.