Бүген Казанда бердәм 112 номеры аша дәүләт сынауларын үткәрү башланды.Татарстан әлеге системаны сынаучы беренче регион. Сынаулар 22 ноябрьгә кадәр барачак.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Росиянең гадәттән тыш министрлыгының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсенең башлыгы Сергей Власов, Россиянең гадәттән тыш министрлыгының төп идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин, шулай ук 112-системасының дәүләт сынауларын үткәрүче комиссия вәкилләре катнашачак.
«Мин бүген сезне барчагызны да Казан ИТ-паркында күрергә шатмын. Без 3 көн буе дәвам итәчәк эшкә алынабыз. – диде Роман Шәйхетдинов. – Бу Татарстан Республикасында “112” номеры аш халыкка оператив хезмәт күрсәтү максаты белән башкарылачак хезмәт. Мин исегезгә төшерәм, өчсанлы номер дөнья буе авыр очракларга элеккән кешеләргә экстрен ярдәм күрсәтү өчен кулланыла. Мисал өчен, АКШта “911” номеры кулланыла».
Элемтә министры Татарстан Республикасы гадәттән тыш министрлык вәкилләрен һәм фдераль коллегаларны күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Россия Федерациясенең Федераль программасы буенча илнең 9 субъекты «112» системасын булдыруда катнаша. – диде Сергей Власов. – Бу сынауларда башка субъектлардан коллегалар да катнаша. Бу сынаулар система эшендә кирәкле тәҗрибә бирә. Башкарыла торган эш Россия Федерациясенең бар халкы өчен дә файдалы».
Система-112 Татарстанда 2009 елдан бирле эшләп килә. Республикада әлеге системаны будыру өчен җаваплы булып Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы билгеләнгән. Шулай ук система ДУП “ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге”, ТР Эчке эшләр министрлыгы, ТР Сәламәтлек министрлыгы белән башкарыла.