«IT-чемпион» бәйгесендә катнашучылар җыйган балларын «Казанның кунак картасы»на алыштыра ала

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

«IT-чемпион» республикакүләм бәйгесенең катнашучылары җыйган балларын ике кешелек «Казанның кунак картасы»на  алыштыра ала. Карталары бәйгенең партнеры – «АК БАРС» Банк тәкъдим итә.

«Казанның кунак картасы» шәһәр кунакларына бушлай шәһәр буйлап экскурсияләр узырга, сувенирлар кибетләрендә, рестораннарда ташлама алырга мөмкинлекләр бирә.

Бары тик шушы карталар хуҗалары шәһәрнең төп вакыйгалары уза торган Казан ратушасын, Лев Толстой биеп йөргән Колонналар залында була ала. Шулай ук кунаклар Казан Федераль Университетеының тарих музеена кереп, Владимир Ульянов-Ленин утырган парта утыра ала.

«Казанның кунак картасы» хуҗалары үз сайлавына 24 шәһәр музееның 5сендә булып, Казан Кирмәнен карау кергән экскурсиядә йөри ала, шулай ук Казан үзәгендә үтүче туристик-мәгълүмати экскурсияләрдә, сувенир кибетләрендә, рестораннарда 25% ташлама ала.

Исегезгә төшерәбез, «IT-чемпион» республикакүләм бәйгесенең нәтиҗәләре 2013 елның ахырында узачак. Соңгы этап ахырында шулай ук хәр муниципаль районда иң күп балл җыючы 3 укучы  iPad планшетлары белән бүләкләнәчәк. Калган катнашучылр җыйган баллары төрле бүләкләргә алыштыра ала. Әлеге бүләкләрне укучы «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» мәгълүмати системада шәхси кабинетында карый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International