2013 елда Татарстан Республикасы республика һәм муниципаль китапханәләрен мәгълүматлаштыру нәтиҗәләре һәм киләсе елга планнар турында бүген Казан ИТ-паркында сөйләштеләр. Республика һәм муниципаль китапханәләр җитәкчеләре катнашында киңәшмә ДУП “Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге” белән оештырылган.
Киңәшмәдә катнашучылар алдында кереш сүзе белән “Мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова чыгыш ясады.
«Сез җәмәгатьтә мөһим урын алып торасыз. Үсеп килүче киләсе буын әзрәк укыйм. Шуның өчен китапханәләрне мәгълүматлаштыру – бу яшьләрне китап уккуга этерүгә мөим адым, - диде Татьяна Сергеевна. – Заманча технологияләр китапханә һәрчак кул астында булуны тәлап итә».
Агымдагы елда Татарстанда һәр китапханәдә @tatar.ru аша электрон почта башкарылды.Бу китапханә хезмәткәрләре белән бәйләнеште яхшыртуга этәрде. Моннан тыш, һәр бер китапханәдә аны мәгълүматлаштыру һәм компьютер грамотлылык өчен җавап бирүче хезмәткәр билгеләнде.
2013 елда Татарстан Республикасы китапханә каталогы бердәм базасына - http://kitap.tatar.ru – Татарстанның 17 үзәк китапханәләре кушылды.
Электрон каталогта кертелгән гомүми китапханәләр саны 32гә тулды, бу гомүми саннан 65% тиң.
2014 елга планнарда системага 9 үзәк китапханә һәм аларның 50дән артык филиалларын кертү планлаштырылган. Шулай ук бердәм укучы билеты кертү уйланыла.