Өлкән буындагы 68 меңнән артык татарстанлы компьютер грамоталыгын арттыру буенча бушлай курслар узган

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

Өлкән буындагы 68 меңннән артык татарстанлы компьютер грамоталыгын арттыру буенча бушлай курслар үткәннәр. Бу турыда дүшәмбе узган пресс-конференциядә Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова хәбәр итте.

2007 елның мартыннан бирле Татарстанда өлкән буынны компьютер грамоталыгын арттыру программасы эшләп килә.Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова әйтүенчә, 2007 елдан бирле компьютер грамоталыгын арттыру буенча 68 мең.өлкән буын курслар узган.

Өлкәннәрнең компьютер грамоталыгын арттыру буенча мөһим урыны республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе биләп тора. Бәйге кысаларында мәктәп укучылары өлкәннәрне, әти-әниләрен, дәүләт хезмәтләрен кулланырга өйрәтәләр. Бәйгедә Татарстанның 85 % мәктәп укучысы катнашкан, алар 306 iPad планшетлары белән бүләкләнгән.

Россиянең Татарстан Республикасы пенсионерлар берлеге рәисе Любовь мишина әйтүенча, союз белән оештырылган курсларны 11,5 мең кеше узган. Укыту 72-сәгатьлек программа буенча алып барыла. 2007 елдагы беренче укучылар төркемендә 15 кеше укыса, хәзер курсларны республиканың 43 муниципаль бердәмлегеннән 2 меңнән кеше укыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International