Иртәгә мәгълүматларны мобиль тапшыру перспективаларына багышланган форум үткәреләчәк

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

Россиянең 100 млн. халкы кулланган «Ростелеком» милли телекоммуникацион компания мәгълүматларны мобиль тапшыру перспективаларына багышланган форумга чакыра.

Түгәрәк өстәл эшчәнлегендә катнашучылар:

  •  «TelecomDaily» мәгълүмати-аналитик агентствосының генераль директоры Денис Кусков;
  • Генераль директор урынбасары - ЯАҖ «НСС» Татарстандагы филиалы директоры Сергей Метелкин;
  • ЯАҖ «НСС» Татарстандагы филиалның техник хезмәт башлыгы Павел Парамонов;
  • Мегафон, МТС. Билайн оешмаларының  менеджерлары.

Сөйләшүгә киләсе сораулар тәкъдим ителгән:

  • LTE элемтәсенең дөньякүләм тәҗрибәсен өйрәнү (АКШ, Корея, Япония, Ауропа);
  • Мобиль ШПД элемтәләрендә сыйфатны арттыру;
  • Абонентлар белән элемтә сыйфатын кабул итү.

Түгәрәк өстәл 2013 елның 20 ноябрендә сәгать 11дә Казан шәһәре, Университет урамы, 7 йорт («Шаляпин» отеленең кече залы) адресы буенча узачак.

Мәгълүмат чаралары вәкилләрен түгәрәк өстәлдә катнашырга теләүләрен 20 ноябрьгә кадәр белдерү сорала.

Тулырак мәгълүматлар өчен:

«Ростелеком» ААҖ Татарстан Республикасында филиалы пресс-секретаре Илшат Латыйпов, (843) 515-99-08, pr@telecet.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International