Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм "Карнеги Меллон" университеты вице-президенты - проректоры Марк Камлет "Иннополис" университеты проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” форумы кысаларында Татарстан стенды янында узган очрашуда шулай ук Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләре министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов,Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
«Иннополис» территориаль инновацион үзәк Халыкара «Ачык инновацияләр – 2013» форумының партнеры булып тора.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов International Enterprise Singapore (Сингапур) компаниясе генераль директоры урынбасары Чуа Таик Хим белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар канташты.
Бәйгенең «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталын үстерү» дигән иҗади номинациясенә эшләр 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Әлеге номинациядә 1дән 11нче сыйныфка кадәр мәктәп укучылары катнаша ала, алар программалаштыру, дизайн буенча сәләтләрен күрсәтә, сервислар һәм электрон хезмәтләр буенча кызыклы идеяләрен тәкъдим итә
Дискуссиядә РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Carnegie Mellon University (АКШ) ректоры Камлет Марк Скотт, Иннополис Университеты Иннополис Александр Тормасов һәм башкалар катнашачак. Сессиянең модераторы - Александр Галицкий (Almaz Capital Partners).
Бүген Казанда ““Россия Почтасы” ФДУП мәгълүмати технологияләр үсешендә заманча мәсьәләләр” семинары ачылды. Семинар ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Россия Почтасы” ФДУП генераль директоры урынбасары Андрей Хоробрых һәм “Татарстан почтасы” директоры Регина Кузнецова катнашты.
Хәзер ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталына uslugi.tatarstan.ru кереп, бала караганга бирелә торган пособиеләр, торак-коммуналь хезмәтләргә, җәмәгать транспортында йөрү өчен каралган субсидияләр алуга гариза юллап була.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” форумы кысаларында “Татарстан Республикасының стратегик проектлары” пленар утырышында чыгыш ясады.
Казанда “Почта России” системасында мәгълүмат технологияләрен үстерүгә багышланган семинар узачак. Семинар “Рамада” отелендә (Чернышевский урамы, 39) узачак.Семинарда ТР премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов,”Россия Почтасы” генераль директоры адрей Хоробрых, шулай ук “Росия Почтасының” ИТ-технологияләр буенча директорлары һәм урынбасарлары катнашачак.