МТС Татарстанда LTE челтәрен ача

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

Татарстанда МТС компаниясе 4G челтәрен ачты. Казан һәм Чаллы абонентлары өчен тизлек 75 Мбит/с кадәр җитә. 2014-2015 елларда Татарстанда үсеш өчен МТС компаниясе 1,5 млрд сум акча исраф иткән. LTE челтәре кертә торган киләсе шәһәрләр арасында Әлмәт һәм Түбән Кама тора.

4G челтәрен ачу тантанасында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, МТС компаниясенең Татарстандагы җитәкчесе Марат Шакиров һәм МТС компаниясенең Идел буе округында җитәкчесе Михаил Чернышев катнашты.

 «МТСның дүртенче элемтә челтәре Татарстанда республикада беренче GSM-шалтыратулар башкарудан 15 ел вакыт үзгач булдырылуы символик. Бу вакыт эчендә элемтә хезмәтләре профиле үзгәрде., диде МТС компаниясенең Идел буе округындагы директоры Михаил Чернышов. – Киләсе этап – Казанда мобиль интернет технологияләр берләштерүче комплект системасын булдыру.»

Татарстан Республикасындагы телекоммуникацион инфраструктура бүгенге көндә Россиядәге һәм Идел буе федераль округында иң алдынгылар рәтендә.

15 ел эчендә кәрәзле элемтә челтәре 99% республика авыл һәм шәһәрләрендә булдырылган. Соңгы ике ел эчендә операторлар эксплуатациягә 600дән артык станцияләр булдырды.

2013 ел нәтиҗәләре буенча абонентлар саны 6,4 млн.кешегә җитте, республикада мобиль элемтә кертү нәтиҗәсе – 170%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International