Кичә Вашингтонда “Россия мәгълүмати-коммуникацион технологияләр көне” форумы узды. Бу чарада Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм аның урынбасарлары Марк Шмулевич һәм Алексей Козырев катнашты. Россия делегациясе составына ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та кергән.
Октябрьдә татарстанлылар ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен 62,5 млн.сумга 30 меңнән артык түләү башкарган.
«Татар-информ» мәгълүмати агентлыгы вошла в тройку лидеров хакатона «Большая Россия – большие данные: как превратить массивы данных в сюжеты» хакатонында лиерлар өчлегенә керде. Әлеге хакатон Мәскәүдә 10 һәм 11 ноябрь көннәрендә узды. Барлыгында конкурста 13 команда катнашты. Алар илнең көчле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тармак җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Социаль ипотека түләүләрен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль Порталы uslugi.tatarstan.ru һәм “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша түләп була.
Оператор актив рәвештә өлкәннәргә дәүләт хезмәтләрен кулланырга өйрәткән мәктәп укучыларын бүләкли.
7-8 ноябрьдә Казан ИТ-паркында ““Интеллектуаль милек һәм Россия төбәкләре икътисады” форумы узачак. Әлеге форум Россиянең һәм чит ил илләренең иң яхшы белгечләрен җыячак. Форумда теркәлү 7 ноябрьдә сәгать 9.00 башланачак. Сәгать 10.00да халыкара семинар-практикум сораулары буенча форум эш башланып китәчәк.
Кичә Казан ИТ-паркында Патрик Алльман җитәкчелегендә Прованс регионыннан делегация булды. Алльман актив рәвештә Россиянең инновацион потенциалы белән кызыксына. Ул 31 октябрьдә “Ачык инновацияләр” форумында “Россия регионнары: Ничек глобаль инновацион экономикада ярышырга?” түгәрәк өстәлдә катнашты. Шул исәптән, Франция кунагының Казан ИТ-паркына килүе очраклы түгел. Нәкъ менә биредә Россиянең мәгълүматлаштыру өлкәсендә лидер регионы – Тататарстанда – инновацияләр үсеше белән танышып була.
Бүген Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” халыкара инвестицион форумының икенче көне бара.
Татарстанда булдырыла торган Иннополис IT-шәһәре, бөтен илдән сәләтле белгечләрне җәлеп итеп, Россиядә IT-тармагы үсешенең төп үзәге булачак. Мондый фикерне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” халыкара инновацион үсеш форумы кысаларында панель дискуссиядә чыгыш ясаганда, белдерде.